Албайның хөрмәтлеләре
Михаил Никифоровны, лаеклы ялда булуына карамастан, албайлылар һаман: "Безнең авыл советы",-дип йөртә. Әйе, председатель-рәис сүзен махсус төшереп калдырсалар да, Михаил Афанасьевич чыннан да рәис кенә түгел, "авыл советы"ның үзе булды.
Албай халкының рәхмәте чиксез аңа. Авылның җанына, рухына, күңеленә юл таба белүче җитәкче булды ул. 1874нче елда төзелеп, 1930нчы еллардан...